Тябердино-Челнинская сельская библиотека - филиал № 31

"Без тарихта эзлебез"

Бүгенге өмә өч юнәлештә барды.

1. Хатын кызларыбыз булачак музейның бүлмәләрен җыештырдылар, ветриналарны урнаштырдылар.

2. Бер төркем халык һәм мәктәп укучылары 100 дән артык агач утырттылар, элек утыртканнарына су сибеп чыктылар.

 

3. Икенче төп төркем зират мәйданын тоту, капкасын урнаштыру эшен алып бардылар. Өмә барышы сабан туеннан да күңеллерәк барды, тәмле плау да пеште, самавырлар гел кайнап, тәмле ризыклары мулдан торды. Илһам хәзрәт үтемле вәгаз сөйләде, фаный дөньядан бакыйлыкка күчүчеләргә дога кылды. Катнашучы милләттәшләргә зур рәхмәт, Аллаһ күрүче, белүче, әҗерен дә Үзе бирүче. (Нурулла Гариф)