Тябердино-Челнинская сельская библиотека - филиал № 31

"Кием - күңел көзгесе"

Тәберде Чаллысы авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Кием - күңел көзгесе", - дип исемләнгән бик күркәм чара булып узды. 1 февраль мөселман дөньясы хиджаб көне, ягъни мөселманча киену көне дип уткэрелә. Балык Бистәсе мөхтәсибәте, районның мөслимәләр берлеге ярдәме белән бу чара һәр елны үткәрелеп килә. Быел ул бездә үткәрелде. Мөселман хатын-кызы ничек киенергә? Нидән тыелырга тиеш? Гаиләдә кем булырга? Шушы һәм башка сорауларга без әлеге чарада җавап таптык.Бүгенге күркәм мәҗлесебездә Татарстан мөслимәләре берлегенең Балык Бистәсе филиалы җитәкчесе Мәхмутова Идалия Маннан кызы, Балык Бистәсе үзәк мәчете абыстае Абдуллина Асия, Низамова Гөлсинә катнашты. Шулай ук Фарзекаева Рузилә Дамир кызы җитәкчелегендәге Балык-Бистәсе районы "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы әлеге чарада бик актив катнашып күргәзмә оештырды.