Центральная детская библиотека

“Вместе со сказкой против коррупции”

23 июнь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Вместе со сказкой против коррупции” дип аталган танып-белү сәгате үткәрелде. “Коррупция”, “мошенниклык”, “ришвәт”, “талау” кебек законга каршы булган гамәлләр укучыларга әкиятләргә бәйләп аңлатылды. “Хуплыйм” һәм “хупламыйм” дигән җавапларны аңлаткан яшел һәм кызыл смайликлар күтәреп, укучылар үзләренең фикерләрен белдерделәр. Чараның икенче өлешендә балалар В.Г.Сутеевның “Мешок яблок”  әкияте буенча төшерелгән мультфильм карадылар.