Центральная детская библиотека

“Шатлык бүләк итә кочаклар” («Объятия дарят радость»)

Ел саен 29 июньдә Кочаклаулар бәйрәме билгеләп үтелә. Бу рәсми булмаган бәйрәмнең асылы – кочаклауның  сәламәтлеккә файдалы икәнлеген аңлату  икән.

1 июль көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Шатлык бүләк итә кочаклар” («Объятия дарят радость») дип аталган библиоассорти үтте. Чарага 4нче балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркемнәренә йөрүче балалар килде. Шаян клоун аларны елмаеп, кочагын җәеп каршы алды, алар белән дуслашты һәм бер-береңә якты йөзле, тәмле телле, ягымлы дуслар булу ничек  шәп булуын сөйләде. Балалар кызыклы танып-белүне арттыручы уеннарда да, шаян хәрәкәтле уеннарда да бик теләп катнаштылар.