“Дуслар белән дөнья ямьле!” (“Мир прекрасен с друзьями!”)
23 июнь көнне Норма урта мәктәбе каршында эшләп килүче “Ромашка” җәйге ял лагерына йөрүче балалар Балтач үзәк балалар китапханәсенә “Дуслар белән дөнья ямьле!” (“Мир прекрасен с друзьями!”) дип аталган библиоmixка килделәр. Балаларга иң элек Үзәк китапханә буенча экскурсия үткәрелеп, китапханәнең эшчәнлеге турында сөйләнелде. Чараның икенче өлешендә катнашучылар дуслык турында китаплар белән таныштылар, дуслыкка багышланган уеннарда да теләп катнаштылар.