“Это наша Родина – Россия!”
11 июнь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Балтач” ял паркында “Это наша Родина – Россия!” дип аталган арт-студия оештырдылар. Россия триколоры рәвешендә кәгазьдә катнашучылар төрле рәсемнәр ясадылар. Әлеге арт-студиянең максаты: ясаган һәр рәсем Россия белән бәйле булырга тиеш иде. Мәсәлән, зәңгәр җирлектә күкчәчәк ясала, кызыл җирлектә – мәк чәчәге, йөрәк һ.б. Шул рәвешле, паркта ял итүчеләр туган илебез белән бәйле символларны барладылар, туган илебезнең үткәнен, бүгенгесен белүләрен күрсәттеләр.