«Син ялгыз түгел, без бергә»
Балалар ышаныч телефоны — балалар, яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары өчен (шулай ук укытучылар һәм тәрбия процессына җәлеп ителгән һәркем өчен) телефон буенча ашыгыч бушлай психологик ярдәм хезмәте.
19 июнь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә «Син ялгыз түгел, без бергә» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Балтач гимназиясенең «Крепыш» җәйге ял лагеренна йөрүче балаларга ышаныч телефоны барлыкка килү тарихы, белгечләргә нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуы турында сөйләнелде. Ә ахырда барысы да мәгълүмати буклетлар алдылар.