Центральная детская библиотека

“Книжный бум”

18 июнь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Книжный бум” дип аталган эрудит-баттл үтте. Китап укучылар татар, рус, чит ил әдәбияты буенча төрле биремнәрдә белемнәрен сынадылар. Алар әдипләрнең тормыш юлы, әсәрләр буенча төшерелгән кинофильмнар, әдәбият жанрларына кагылышлы сорауларга җавап эзләделәр,  китап исемнәре яшерелгән ребуслар чиштеләр, төргәк эчендәге китапны төрле фактлар буенча танып белделәр.