“Великий и могучий”
Ел саен 6 июньдә – Александр Пушкинның туган көнендә – Рус теле көне билгеләп үтелә.
5 июнь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Великий и могучий” дип аталган уенлы программа үтте. Чарага Балтач гимназиясенең “Крепыш” җәйге ял лагерына йөрүче балалар килде. Аларга әлеге бәйрәмнең асылы, рус теленең дөнья күләмендә тоткан урыны турында сөйләнелде. Балалар “Собери пословицу”, “Наборщик”, “Салат из сказок” кебек уеннарда катнашып, рус телендә кроссворд чишеп, белемле, тапкыр, зирәк булуларын күрсәттеләр.