“Көч – белемдә, яшәү – сәламәтлектә!” (“В знании – сила, в здоровье – жизнь!”)
Бөтенроссия наркотикларга каршы һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру айлыгы уңаеннан, 16 июнь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Көч – белемдә, яшәү – сәламәтлектә!” (“В знании – сила, в здоровье – жизнь!”) дип аталган танып-белүле-уенлы иртә үтте.
Чарада 5нче номерлы балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче балалар катнашты. Балалар үзләренә хәрәкәтләнү, башны эшләтү, дөрес туклану, ял итү, сәламәт яшәү рәвешен сайлау кебек максатлар куеп, күңелле һәм танып-белүле уеннарда катнаштылар. “Бәхетсезлек китерүче “тылсымлы эчемлек” дип аталган кыйсса аша балаларга начар гадәтләрне үзеңдә булдырмаска кирәклеге дә төшендерелде.