Центральная детская библиотека

“Балачак – шатланыр чак”

Балачак – хыялланыр, канатланыр чак, алга омтылу, ашкыну бик хас аңа. 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә, “Балтач” үзәк ял паркында үткән бәйрәм дә канатландырды, онытылмаслык мизгелләр бүләк итте. Биредә Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Балачак – шатланыр чак” дип исемләнгән бәйрәм программасын  тәкъдим иттеләр. Чүлмәк вату, сызык буйлап туры бару уеннарында күзләрне бәйләгән килеш бүләкләргә барып җитү теләге барлык балаларда да кабынгандыр. Һәркем максатына иреште – берәү дә бүләксез калмады.