«Сабый чакны юксынып…»
27 май көнне язучы, журналист, редактор, җәмәгать эшлеклесе Әхәт Мушинскийга 75 яшь тула. Әдипнең юбилее уңаеннан, 26 май көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә «Сабый чакны юксынып…» дигән исем астында китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Китапханәче китап укучыларны Ә.Мушинскийның балалар өчен язган китаплары белән таныштырды, язучының иҗаты яшь укучыларга үзләрен һәм әйләнә-тирә дөньяны яхшырак аңларга ярдәм итүен, яхшылыкка, намуслылыкка һәм традицияләргә хөрмәт күрсәтергә өйрәтүен сөйләде.