Центральная детская библиотека

“История нашей азбуки”

24 май – Славян язмасы һәм мәдәнияте көнен бәйрәм итү бөек мәгърифәтчеләр Кирилл һәм Мефодий исемнәре белән бәйле. Аларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә славян халкы “кириллица”га нигезләнгән әлифбалы була, язарга өйрәнә, бу, үз чиратында, милли мәдәниятне үстерүгә зур этәргеч бирә.

Әлеге истәлеке датаны каршылап, 20 май көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “История нашей азбуки” дип аталган танып белү сәгате үтте.  Балтач урта мәктәбенең 1-Б сыйныфы укучыларына презентация ярдәмендә бәйрәмнең асылы, барлыкка килү тарихы, бертуган изге Кирилл һәм Мефодий турында сөйләнде.  Укучылар бирелгән хәрефләрдән сүзләр төзеделәр, рус телендә башваткыч чиштеләр, үзләренең сыйныфларын  тактада буквица (бүлекнең яки тулы текстның бизәкле беренче хәрефе) рәвешендә бергәләшеп язып, истәлеккә фотога төштеләр.