“Мин бәхетле гаиләм белән” (“Если есть семья – значит счастлив Я!”)
Гаиләдә газиз һәм якын кешеләреңне котлап, аларга матур теләкләр теләргә, сәләтләреңне дә күрсәтергә гаилә бәйрәмнәре менә дигән форсат. 15 май – Халыкара гаилә көнендә Балтач Үзәк балалар китапханәсендә үткән “Мин бәхетле гаиләм белән” (“Если есть семья – значит счастлив Я!”) бәйрәм иртәсе котлауларга, матур теләкләргә бик бай булды. Чарада 2нче номерлы балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалар һәм аларның әниләре, әбиләре катнашты. Балалар якыннарына багышлап җырлар, шигырьләр, биюләр бүләк иттеләр. Күмәк эшләргә багышланган уеннар, биремнәр – гаиләдә дус-тату, бердәм булып яшәргә чакырды. Бәйрәм иртәсе азагында ике буын бер-берсенә изге теләкләр теләде.