«Җиңү тәрәзәләре»
Җиңү көне якынлашканда, 2026 елның 20 апреленнән 9 майга кадәр бөтен ил буенча «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясе уза. 6 май көнне Балтач Үзәк китапханәсе дә әлеге мөһим акциягә кушылды. Китапханә тәрәзәләре, китап укучыларыбыз яшәгән йорт тәрәзәләре шарлар, кәгазь күгәрченнәр, чәчәкләр белән бизәлде.