“Героями славится Земля наша”
7 май көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Балтач гимназиясендә “Героями славится Земля наша” дип аталган әдәби–патриотик уен үткәрделәр. Чарада 9-Б сыйныфы укучылары катнашты. Китапханәче иң элек Балтач халкының җиңүгә зур өлеш кертүе турында, Советлар Союзы Герое булган 6 якташыбыз хакында сөйләде. Чараның икенче өлеше Бөек Ватан сугышы темасына төзелгән биремнәр белән дәвам итте.