Центральная детская библиотека

“Тукай аланы”

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, 27 апрель көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Карадуган  балалар бакчасында “Тукай аланы” дип аталган әдәби-театраль тамаша тәкъдим иттеләр.  Китапханәчеләр Тукай әкиятләре геройлары рольләрендә балаларга шагыйрь  иҗаты буенча  кызыклы уеннар уйнаттылар. Балалар үзләре дә  Г.Тукайның  шигырьләрен яттан сөйләделәр.  Бәйрәм чарасы “Туган тел”не җырлап тәмамланды.