Центральная детская библиотека

“Табигать – гүзәллек дөньясы”

Безнең табигатебез – гаҗәеп гүзәл, серле һәм кызыклы. Анда бар нәрсә дә үз урынында, һәр нәрсәнең дә үз вазыйфасы бар, бар тереклек иясе дә кирәкле. Табигатьне аңларга, тоярга, өйрәнергә, яратырга һәм сакларга гына кирәк.

24 апрель көнне, Халыкара Җир көне кысаларында, Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Табигать – гүзәллек дөньясы” дип исемләнгән тематик кичә үтте. Чарага 5нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче балалар, аларның әти-әниләре, “Беренчеләр хәрәкәте” әгъзалары катнашты. Алар Җиребездә яшәүче тереклек ияләре турында төрледән-төрле кызыклы фактларны белделәр, “рекордсменнар” белән таныштылар. Балалар табигатебездә булган матур һәм тискәре күренешләргә үз фикерләрен белдерделәр. Үзләре дә “чүпләнгән аланны” чистартып, табигатьне сакларга кирәклеген аңлаттылар. Төрле уеннар аша балалар табигатьне аңларга, тоярга, өйрәнергә һәм сакларга кирәклекне төшенделәр, гүзәл табигатькә багышлап җырлар җырладылар.