“Без – бердәм!"
Болыннар, бакчалар чәчкә-гөлләре белән матур булган кебек, туган илебез Россия күпмилләтле булуы белән күркәм.
“Библиотөн-2026” бөтенроссия акциясе кысаларында, 18 апрель көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Без – бердәм!” танып белүле-уенлы иртәсе үткәрелде. Чараның кунаклары – 4нче балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче балалар Россиядә яшәүче милләтләр, аларның гореф-гадәтләре, милли киемнәре, ризыклары, бәйрәмнәренә кагылышлы мәгълүматлар тыңладылар. Балалар милли киемнәрдән төрле телдә шигырьләр сөйләделәр, бергәләшеп “Түбәтәй”, “Ручеёк”, “Вумурт” милли уеннарын уйнадылар.