Центральная детская библиотека

“Научная капель”

Тамчылар җыры, кошлар сайравы белән гүзәл язның бер көнендә – 16 апрель  көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә фәнни тамчылар җырын да ишетергә  мөмкин булды. Балтач урта мәктәбенең 8-Б сыйныфы катнашкан “Научная капель” интеллектуаль  уены тамчылар кебек тамып кына торган кызыклы  сорауларга, биремнәргә бик бай булды. Катнашучылар тормышның төрле өлкәләренә караган сорауларда үзләрен белемле, тапкыр итеп күрсәттеләр.