Центральная детская библиотека

“Галәм - безнең өчен табышмак”

2026 елда Россиядә беренче тапкыр космоска кеше очуның 65 еллыгы билгеләп үтелә. Шул уңайдан 10 апрель  көнне Балтач урта мәктәбенең 2-А сыйныфы укучылары  Балтач Үзәк балалар китапханәсенә “Галәм - безнең өчен табышмак” дип аталган тематик кичәгә килделәр. Укучылар презентация ярдәмендә космос хакында, беренче тапкыр галәмгә күтәрелгән Юрий Гагарин һәм хатын-кызлар арасыннан беренче космонавт Валентина Терешкова, беренче булып ачык космоска чыккан Алексей Леонов, Светлана Савицкаялар, бүгенге көндә космик киңлекләрне иңләгән, фән үсеше өчен зур тырышлык куйган космонавтлар  турында мәгълүматлар тыңладылар. Балалар үзләре өйрәнгән шигырьләрне сөйләделәр. Чараның икенче өлеше космос темасына оештырылган уеннар, “Незнайка на луне. Загадка Лунного камня” мультфильмын карап дәвам итте.