Свет против тьмы
2026 елның 26 маеннан 26 июненә кадәр Россиядә наркотикларга каршы юнәлешле һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру буенча Бөтенроссия айлыгы уза. Ул 26 июньдә билгеләп үтелә торган Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган. Әлеге айлык кысаларында 11 июнь конне Үзәк китапханә хезмәткәрләре "Сабантуй" ял паркында «Свет против тьмы» урам акциясе уздырды. Алар яшьләргә наркоманиянең үлемгә китерүче куркыныч авыру, аны дәвалау авыр һәм бүгенге көндә җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле методлары юк икәнен аңлаттылар. Барлык катнашучылар да наркотиклар куллануның зарарлы нәтиҗәләре турында мәгълүмат һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакыручы буклетлар алдылар.