С Пушкиным в сердце (Пушкин туган көн уңаеннан)
«Крепыш» җәйге мәктәп яны лагере балалары өчен Үзәк китапханәдә Александр Сергеевич Пушкинның туган көненә багышланган «с Пушкиным в сердце» квиз-уены оештырылды. Квиз барышында катнашучылар «шагыйрь әкиятләре буенча сәяхәт» ясадылар: викторина сорауларына җавап бирделәр, аның әсәрләреннән юлларны дөрес тәмамладылар, табышмакларга җаваплар бирделәр, ә мастер-класста укучылар Пушкин әкиятләре буенча китап кыстыргычларын бизәделәр. Уку залында аларны күңелле мультфильмнар карау көтә иде.