Центральная библиотека

“Зарница: Код памяти”

2026 ел Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, Балтач Үзәк зурлар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан үсеп килүче яшь буыныбызны патриотик рухта тәрбияләү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максаты белән Балтач урта мәктәбенең 9сыйныф укучылары өчен “Зарница: Код памяти” хәрби-патриотик квест уены тәкъдим ителде. Биредә алар интеллектуаль сорауларга җавап бирделәр, җитезлектә һәм тапкырлыкта көч сынаштылар. "Радистлар" этабында һәр катнашучы үзенең иң яхшы «тавышлар өчен аучы» булуын исбатласа, "Әдәби дозор" өлешендә сугыш чоры әдәбиятныннан китерелгән өзекләрне танып белделәр. Чара саф һавада актив уеннар белән үрелеп барды.