Кыю йөрәк мәңгелек
Автоматтан кала, каләмнәрен көрәш корлы итеп алган язучыларыбызның һәр сүз бөртеге әдәби мирас булып безнең көннәргә кадәр килеп иреште. Сугышның иң беренче көннәреннән үк үз теләкләре белән гариза язып олы көрәшкә баскан татар әдпиләре, аларның иҗатлары турында укучыларга тирән фикер салынды. Герой – шагыйрь – Муса Җәлилнең Моабит дәфтәрләре, Фатих Кәримнең куен кесәсеннән алып китап итеп бастырылган шигырьләре, Әмирхан ага Еникинең барыбызга таныш булган: “Бер генә сәгатькә”, “Бала” кебек әлеге һәм башка күп әсәрләр буенча шул чор хакыйкате барланды.
Чара азагында укучыларның белемнәрен сынап карау максатыннан, “Сугыш еллары-тарих түрендә” дип исемлнәгән әдәби бәйге уены үткәрелде.