Рухи биеклектә син, Китап!
Бирегә килгән кунакларыбыз әдәбият дөньясының илһам киңлегендә йөзүче, меңләгән данә әсәрләр иҗат итүчеләр, остазлар: "Татарстан китап нәшрияты" баш мөхәррире урынбасары Миңнуллина Ләйсән, "Татарстан китап нәшрияты" матур әдәбият редакциясе мөдире Гыйльманов Галимҗан, "Татарстан китап нәшрияты" фәнни әдәбият һәм дәреслекләр редакциясе мөдире Шакирова Рәмзия, язучы Шарова Луиза, язучы Бәдретдинов Рәҗәп, Казан шәһәр филармониясе солист-вокалисты Насыйбуллин Рөстәм булды. Нәшрият хезмәткәрләре яңа, масштаблы «Татар китабы» бәйгесе, аның таләпләре турында чыгыш ясап яшь иҗатчыларга үзләренең киңәшләрен җиткерделәр. Очрашуны олпат якташ шагыйрьләрнең һәм каләм тибрәтүче яшь якташларыбызның шигъри бәйләмнәре, баш калабызның талантлы җырчысы Рөстәм Насыйбуллинның чыгышлары бизәде.