«Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе
2026 елның 22 апреленнән 9 маена кадәр Россия Федерациясе территориясендә «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе старт алды.
4 май көнне Балтач Үзәк зурлар китапханәсе хезмәткәрләре дә «Георгиевская ленточка» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Алар Балтач үзәк ял паркында ял итүчеләргә Георгий тасмалары бүләк иттеләр һәм әлеге акциянең асылын аңлаттылар.