Мең яшә, Тукай! Мәңге яшә “Туган тел"
Шагыйрьләр бу дөньяга янып яшәр өчен туалар. Җаннарын иңләп давыл кузгалганга түзә алмый, кулларына каләм алалар. Үзләре өчен түгел, халкы өчен яшәүче илаһи затлар тарих төпкеленнән агып чыккан шигырь көченә таяналар. Тукаебыз да шигырьгә таянып яшәгән, татар халкының җанын җылытырлык, уйлатырлык, йокыга китсә, уятырлык шигырьләр иҗат иткән. Ул бүген дә халык йөрәгендә яшәвен дәвам итә.
Балтач Мәдәният үзәгендә Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан узган «Мең яшә, Тукай! Мәңге яшә “Туган тел”!” дип аталган әдәби-музыкаль кичәдә шагыйрьнең шигырьләре, җырлары яңгырады.
Тукай көннәре уӊаеннан районыбызга килгән язучылар: Газинур Морат, Ләйлә Минһаҗева, Фәнил Гыйләҗев, Рифат Җамал, Алинә Хисамиева, Зөлфәт Хәйруллин, Вакыйф Нуриев, Гүзәл Әдһәм, Рәҗәп Бәдретдинов, Марат Закир, Татарстан Милли китапханәсенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары- Һадиев Ирек Габделхәй улы, Бөтендөнья татар конгрессының "Дөнья" студиясе җитәкчесе, шагыйрә, журналист Гөлинә Шәйхи дә бәйрәмнең кунаклары булды.