Экоакция «Җир безнең кулларда»
Балтач үзәк китапханәсе Балтач мәктәбенең Алдынгылар хәрәкәте активистлары белән берлектә «Җир безнең кулларда» ЭКОакциясе үткәрде.Бу көнне акциядә катнашучылар халыкка әйләнә-тирә дөньяга сак карауның мөһимлеген искәрттеләр. Активистлар үтеп баручыларга җылы һәм ихлас сүзләр белән мөрәҗәгать иттеләр: табигатьнең кадерен белергә, аны кайгыртырга һәм барлык тереклек ияләре өчен уртак булган планетабызга карата әдәпле булырга чакырдылар. Һәр сөйләшү, һәр елмаю төп фикерне җиткерергә ярдәм итте: планета безнең кулда, һәм аның киләчәге безнең гамәлләребезгә бәйле!