Библиотөн – 2026
Быел, Бөтенрәсәй күләмендә 16 нчы тапкыр үтүче әлеге акция “Халыклар бердәмлеге – Рәсәй көче” девизы астында, илебездә яшәүче халыклар мәдәниятенә багышланган иде.
Әдәбият, мәдәният, җыр-моң белән үрелеп барган әлеге зур чарада һәркем матур истәлекләр белән кайтып китте. Татар әдәбиятының йөзек кашы булган мәшһүр шагыйребез – Габдулла Тукайның иҗатыннан тупланган иҗади күргәзмә белән танышудан башланып киткән кичә алга таба татар милләтенең күркәм гореф-гадәте – аулак өй күренеше белән дәвам итте. Районыбызда күпмилләтле халык бер-берсе белән дус-тату булып, кулга-кул тотнышып, милли традицияләрне хөрмәт итеп яши. Аулак өйгә кунакка килгән удмурт, мари вәкилләренең үз халкының күркәм гореф-гадәтләре белән таныштыруы да бүгенге кичәнең матур бизәге булып торды.
Үзәк китапханә каршында күп еллар эшләп килүче “Йөзек кашы” иҗат студиясенә йөрүче артист-китап укучыларыбызның Флорид Бүләковның “Әбиләргә ни җитми” исемле спектакленнән күренеш куюы шулай ук кунакларыбыз тарафыннан бик җылы кабул ителде.