"ЭКО-ЛОГИК: Перезагрузка"эко-баттл
15 апрель - Экологик белемнәр көне. Шул уңайдан Балтач үзәк зурлар китапханәсендә Балтач мәктәбенең Алдынгылар хәрәкәте активистлары өчен "ЭКО-ЛОГИК: Перезагрузка"эко-баттлы үткәрелде. Без чын интеллектлар көрәше, үткен җаваплар һәм команда эше шаһитлары булдык! Уен бер сулышта, күңелле һәм файдалы узды. Катнашучылар экология мәсьәләләрендә тирән белемнәрен күрсәттеләр һәм киләчәк өчен бергә эшләргә әзер булуларын күрсәттеләр