Центральная библиотека

Язлар безгә Тукай белән килә

Тукай көннәре якынлашканда Балтач Үзәк зурлар китапханәсендә районыбызның мөмкинлекләре чикле - “Фикердәш” клубы вәкилләре кунак булды. “Язлар безгә Тукай белән килә” дип исемләнгән әдәби кунакханәдә сөекле шагыйребезнең без яратып укыган әсәрләренә экспромтеатр куелды, Тукайны бергәләп укыйбыз проекты кысаларында шигърият сөюче дусларыбыз шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләп рухланды, тормыш юлы, иҗаты белән бәйле күптөрле уен-бәйгедә катнаштылар.

 Тукай иҗаты – татар халкының гаҗәеп зур байлыгы. Мәкаль, әйтем, канатлы сүзләргә әйләнеп киткән шигъри юлларын яратып укыйбыз, буыннан-буынга тапшырабыз. Бүген шушы илаһи телдә без сөйләшәбез, җырлыйбыз... Чара азагында кунакларыбыз, гимн буларак яңгыраучы “Туган тел” шигырен җырга салып татар халкының сөекле шагыйрен тагын бер кабат хөрмәтләделәр.