Центральная библиотека

Умные игры (Сәламәтлек көненә)

Сәламәтлек һәрвакыт модадамы яки һәрвакыт сәламәт булу модадамы? Бөтендөнья сәламәтлек көнендә Балтач Үзәк китапханәсе яшүсмерләр өчен "Акыллы уеннар"тәкъдим итте. Уен барышында катнашучылар үзләренең акыл һәм физик күнекмәләрен билгеләделәр. Сәламәтлеккә багышланган "Правда или хайп" бәйгесендә үзләренең фәнни дәлилләре белән уртаклаштылар, "Level Up: тән һәм рацион" этабында физик күнегүләр ярдәмендә акыл көчләрен дә ныгыттылар. "Цифрлы Детокс" барышында гаджетлардан тулысынча баш тарттылар һәм "Дженга" уенын үзләштерделәр, "Антистресс лабораториясе" команданың рухи бердәмлеген сакларга ярдәм итте. "Сәламәтлек агачы" ярдәмендә катнашучылар үз тормышларына кертә торган яхшы гадәтләрне билгеләделәр.