Бурнакская сельская библиотека - филиал № 7

"Дару үләннәренең файдасы"

Кеше сәламәтлеген саклау һәм ныгыту өчен дару үләннәренең әһәмияте бик зур. Үсемлекләрнең шифалы үзлекләре турында белешмәне кешеләр буыннан буынга тапшыралар."Сәйлән" клубына йөрүчеләр белән "Дару үләннәренең файдасы" исемле әңгәмә үткәрелде. Дару үләннәре турында бик күп мәгълүматлар сөйләнелде. Бакчаларда, урман-кырларда һәм болыннарда гына түгел, ишегалларында да бик күп файдалы үсемлекләр үсүе, яшел табибларның күптөрлелеген ача торган әдәбият, үлән һәм шифалы үсемлекләрне җыю һәм саклау буенча фикер алыштык.