"Чын дуслык өзелмәсен"
Балалар белән,"Чын дуслык өзелмәсен" исемле күңел ачу чарасы үткәрелде. Чыннан да, дуслык темасы - мәңгелек тема. Бу көнне балалар рәхәтләнеп ял иттеләр: күңелле уеннар, башваткычлар чишү, җыр-биюләр белән бер-бер артлы үрелеп барды. Балаларның ышанычлы дуслары күп булып, чын дуслык җепләре өзелмәсен. Һәркемнең көләч йөзе- моның ачык мисалы иде.Һәркем бу дөньяда үзе кемгәдер чын тугры дус булып, дуслар белән аралашып, кайгы-шатлыкларны бүлешеп, ярдәмләшеп яшәсә иде!Чын, тугры дуслардан аерылырга язмасын, дуслар! Төрле милләтләр арасындагы дуслык, төрле илләр арасындагы дуслык татулык һәм тынычлыкның нигезе булып тора.