"Великий могучий русский язык" исемле әдәби сәгать
6 июньдә бөтен дөньяда БМО, ЮНЕСКО һәм башка халыкара оешмаларның алты рәсми теленең берсе булган рус теле көне уза. Рус теле көн һәм Бөек рус язучысы А. С. Пушкинны искә алу көне уңаеннан авыл китапханәсендә "Великий могучий русский язык" исемле әдәби сәгать үткәрелде. Әлеге чара барышында укучыларга рус сөйләменең байлыгы турында сөйләнелде. Балалар өчен берничә турдан торган рус теле һәм А. С. Пушкин иҗаты буенча мавыктыргыч викторинада бик теләп катнаштылар. Балалар рус теленең «бөек һәм куәтле» генә түгел, ә бик мавыктыргыч тел булуын белделәр. Китапханәдә рус теле көне бер сулышта узды. Әдәби укулар, интеллектуаль викториналар һәм китап белән җанлы аралашу балаларга вакытларын файдалы уздырырга гына түгел, ә бөек рус мәдәнияте белән горурланырга да ярдәм итте.