"Балалар безнең киләчәк"
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан , Борнак авыл китапханәсендә "Балалар безнең киләчәк" исемле күңел ачу чарасы үткәрелде.Балаларны әлеге бәйрәм тарихы ,үзләренең хокуклары турында таныштырылды..Балалар төрле бәйгеләрдә, уеннарда актив катнаштылар. Бу көн кызыклы һәм хәрәкәтле уеннар белән истә калырлык булып үтеп китте.