Бурнакская сельская библиотека - филиал № 7

“Пушкин әкиятләрен укыйбыз”

Быел Россиядә Александр Сергевич Пушкинның тууына 227 ел билгеләп үтелә. Шул уңайдан Борнак авылы китапханәсендә “Пушкин әкиятләрен укыйбыз” исемле әдәби сәгать үткәрелде. Без китап укучылар белән шагыйрьнең биографиясе ,әкият геройлары белән таныштык. Әкиятләрен укып фикерләр алыштык. Аның яхшы, күңелле һәм гыйбрәтле әкиятләре озак еллар буенча безнең дуслар һәм киңәшчеләр булып тора. Геройлары безгә яхшылыкны яманлыктан, дөреслекне ялганнан аерырга, гадел һәм кыю булырга ярдәм итә.