"Вакытлы матбугат - заман көзгесе"
Китапханәбездә вакытлы матбугатның күп булуы китап укучыларны көннән көн күберәк җәлеп итә. Бигрәк тә гәҗит- журналлар укырга урта яшьтәге һәм өлкән буын укучыларыбыз тартыла. 28 май көнне Борнак авыл китапханәсендә, "Вакытлы матбугат - заман көзгесе" исемле әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында, вакытлы матбугатның барлыкка килү тарихы турында китап укучылар белән фикер алышынды. Бүгенге көндә укучыларыбыз арасында яратып укыла торган, районыбыз хәбәрләрләрен киң катлам укучыга җиткерүче "Хезмәт"газетасын бик яратып укыйлар. Шулай ук "Ватаным Татарстан", "Шәһри Казан" гәҗитләрен,"Гаилә учагы","Сөембикә", "Казан утлары" журналлары турында кыскача мәгълүмат бирелде .