Сабантуйга бүләк җыю.
Татар халкының милли бәйрәме Сабантуй алдыннан халыктан бүләк җыю йоласы үтә. Җыелган бүләкләр белән сабантуйда төрле ярышларда җиңүчеләрне бүләклиләр. Җырлап-биеп, халыктан бүләк җыю, сабантуйга чакыру ел саен халык күңелен җилкендерә. Быел да Борнак авылында бүләк җыю йоласын уздырдык. Бүләк җыю йоласы күңел күтәренкелеге белән, шау- гөр килеп узды. Авылдашлар бүләк җыючыларны капка алдында бүләкләре белән көтеп алды. Изге теләкләр аша колгага яулык, сөлгеләр бәйләнде. Авыл урамнарына җыр - моң таралды.