"Китапханә - серле дөнья"
Башлангыч сыйныф укучыларына, "Китапханә - серле дөнья" исемле библиографик дәрес үткәрелде. Китап һәм китапханә белән якыннан таныштыру өчен китапханәгә сәяхәт оештырылды. Бу сәяхәтнең максаты: аларда китап укуга кызыксыну уяту, китапка сакчыл караш тәрбияләү.Балалар өчен язылган китаплар өлкәннәрнекеннән нык аерыла-алар аңлаешлы, балалар телендә язылган һәм матур рәсемнәр белән бизәлгән . Укучыларга китапны ничек сайларга, саклау, "дәвалау" серләре аңлатылды. Укучылар китаплар, журналлар, альбомнар белән таныштылар, берничә кызыклы хикәя кычкырып укылды.