"Терроризм - замана афәте"
"Терроризм - замана афәте" исемле мәгълүмат сәгате башлангыч сыйныф укучыларына үткәрелде.Балаларга илебездә булган терракт очраклары турында сөйләнелде, андый куркыныч хәлләргә юлыкмас өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәклеге аңлатылды. Алар белән терроризм һәм экстремизм темасында гына тукталып калмыйча, толерантлык төшенчәсе , дуслык турында да фикер алыштык. Шулай ук укучыларга куркыныч янаган вакытта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшердек.