Бурнакская сельская библиотека - филиал № 7

"Музей - хәтер мәгарәсе"

18 май - Халыкара музейлар көне. Безнең үткән тарихыбыз музейларда саклана. Һәр экспонат тарихый яктан да,тәрбияви яктан да гаять әһәмиятле. Китапханәдә оештырылган "Сәйлән" клубына йөрүчеләр белән, "Музей - хәтер мәгарәсе" исемле тарих сәгате үткәрелде. Һәр экспонат белән якыннан танышып, аларның тарихлары сөйләнелде. Кешегә гомер бер генә бирелә, ә тарих мәңгелек. "Музей - бер чакта да үлми торган тере тарих ул"- дип яза классик язучыбыз Аяз Гыйлаҗев.