Бурнакская сельская библиотека - филиал № 7

“Голубь Мира" акциясе

Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан оештырылган Бөтенроссия “Голубь Мира" акциясенә кушылдык. Акциянең максаты-Бөек Ватан сугышы турындагы белем дәрәҗәсен күтәрү һәм балаларда патриотизм тәрбияләү. Дөньяны һәм җиңүне гәүдәләндерүче Күгәрчен безнең тормышыбызда бу кыйммәтләрнең символына әверелде. Мондый чаралар балаларда мөһим тарихи вакыйгаларны аңларга һәм хөрмәт итәргә ярдәм итә. Чара барышында тынычлыкның кадерен белдергән ак күгәрченнәрнең әһәмияте аңлатылды.Балалар аак кәгазьдән үзенә ошаган күгәрченне кисеп алып аның канатларына матур теләкләрен яздылар.