Бурнакская сельская библиотека - филиал № 7

"Тукай - мәңге сүнмәс йолдыз"

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай исеме бөтен дөньяга билгеле. Аның китаплары игелеккә өйрәтә, гадел һәм шәфкатьле булырга өнди. Башлангыч сыйныф укучылары белән "Тукай - мәңге сүнмәс йолдыз" исемле әдәби кичә үткәрелде. Укучыларны шагыйрьнең иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырылды. Укучылар Габдулла Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр,әдәби әсәрләреннән өзекләр тыңладылар. Укучылар Габдулла Тукай китапларын бик кызыксынып карадылар. Хәрефләрдән Габдулла Тукай сүзтезмәсен төзеделәр.Тукай иҗатын балалар яратып,хөрмәт итеп яшәсеннәр.