Бурнакская сельская библиотека - филиал № 7

"Без - Тукай оныклары"

26 апрель - Татарстан Республикасында Туган тел һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулган көн. Габдулла Тукай исеме бөтен дөньяга билгеле. Аның китаплары игелеккә өйрәтә, гадел һәм шәфкатьле булырга өнди.Балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалар өчен, "Без - Тукай оныклары" исемле әдәби викторина үткәрелде.Сабыйлар, шагыйрьнең иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштылар, аларга кечкенә Апушның авыр балачагы турында сөйләнелде.Әдәби әсәрләре һәм шигырьләре укылды. Балалар викторина сорауларына җавап табарга тырыштылар. "Тукайның китаплары белән кызыксындылар. Чарабыз "Туган тел"җыры белән тәмамланды.