Бурнакская сельская библиотека - филиал № 7

"Тукай әкиятләре дөньясы"

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай исеме бөтен дөньяга билгеле. Аның китаплары игелеккә өйрәтә, гадел һәм шәфкатьле булырга өнди. Балалар бакчасының кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар белән берлектә "Тукай әкиятләре дөньясы" исемле әдәби сәгать үткәрде. Сабыйларны шагыйрьнең иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырылды, кечкенә Апушның авыр балачагы турында сөйләнелде. Чара барышында балалар Тукайның "Су анасы", "Кәҗә белән Сарык", "Шүрәле" әкиятләре белән таныштылар, аның әдәби әсәрләреннән өзекләр тыңладылар. Балалар Габдулла Тукай китапларын бик кызыксынып карадылар.