“Галәмгә сәяхәт”
12 - нче апрель Космонавтика көне, кешелек тарихының истәлекле датасы. Шул уңайдан башлангыч сыйныф укучылары өчен “Галәмгә сәяхәт” исемле мәгълүмат сәгате үткәрде. Укучылар космос турында, Юрий Гагаринның тормыш юлы,аның галәмгә очуы турында, кешенең тугры дуслары – этләр Лайка, Стрелка һәм Белка турында белделәр. Шулай ук балалар космос киңлекләренә кагылган табышмакларга җавапларны да бик теләп әйттеләр.