"Сәламәтлекне саклыйк"
7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне. Шул уңайдан "Сәйлән" клубына йөрүчеләр белән "Сәламәтлекне саклыйк" исемле әңгәмә үткәрелде. Аларга сәламәтлек хакында сөйләнелде.Сәламәтлеккә карата булган сораулар буенча фикер алышынды Күргәзмәдәге сәламәтлек буенча булган әдәбият белән таныштырылды.