"Кошлар - безнең дусларыбыз"
1 апрель - Халыкара кошлар көне. Табигатькә, шул исәптән кошларга сакчыл, игътибарлы караш, игелек һәм кайгыртучанлык күрсәтү – бүгенге көн таләбе. Кошлар - безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Ләкин алар безнең ярдәмгә мохтаҗ. Шуңа күрә без- балаларны кошларга сак карарга өйрәтергә тиеш. Нәкъ менә шул максат белән, "Кошлар - безнең дусларыбыз" дип исемләнгән викторина үткәрде. Кошлар безнең тормышыбызда зур роль уйнавы турында мәгълүмат бирелде, табышмакларга җаваплар таптылар һәм кошлар турында кызыклы китаплар белән таныштылар.